
Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр.

Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар.

Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр.

Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы.

Олугъ кыямәт көнендә.

Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар.

Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер.

Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен?

Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр.

Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр.

Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар.

Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр.

Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр.

Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган.

Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс.

Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр.

Моның соңында аларга әйтелер:"Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип.

Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер.

Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген?

Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр.