Showing 1-20 of 111 items.

Әлиф ләм ра. Бу – сүрәдәге аятьләр ачык мәгънәле Коръән аятьләредер.

Тәхкыйк Без Җәбраилне иңдердек гарәб теле белән Коръән укымак өчен, шаять Коръәнне укып мәгънәсен аңларсыз. (Яһүдләр сорадылар:"Ягъкуб балалары ни өчен Кәнган шәһәреннән Мысырга күчеп килделәр", – дип. Бу сүрә шул сорауга җавап бирә).

Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа Коръәнне вәхий итеп кыйссаларның күркәмрәген хикәять кылабыз, гәрчә башта ул кыйссалардан хәбәрсез булсаң да.

Йусуф атасына әйтте:"Ий атам, мин тешемдә күрдем: унбер йолдыз һәм ай белән кояш көлеп миңа сәҗдә кылдылар".

Атасы әйтте:"Ий угълым, син тешеңне агаларыңа сөйләмә! Әгәр аларга сөйләсәң, хөседләнеп сине һәлак итәр өчен хәйлә кылырлар, чөнки шайтан адәмләргә ачык дошман, агаларыңны хәйләгә котыртыр.

Раббың сиңа яхшы төш күрсәткән кеби, сине пәйгамбәрлеккә дә сайлыйдыр вә сиңа төш юрауны өйрәтәдер вә сиңа һәм Ягькубның башка балаларына да нигъмәтен тәмам итеп бирер, моннан элек бабаларың Исхак белән Ибраһимгә нигъмәтен тәмам итеп биргән кеби, әлбәттә, синең Раббың кемгә нәрсә бирергә икәнлекне белүче вә кирәгенчә эш кылучы".

Тәхкыйк сораучыларга Йусуф вә аның кардәшләренең, кыйссаларында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар.

Йусуфның олугъ кардәшләре әйттеләр:"Әлбәттә, Йусуфны вә аның кардәше Биняминне атабыз бездән артыграк сөя, без кәсебче вә хезмәтчеләрбез, атабызны да без тәрбиялибез, Йусуфлардан бер файда күрмәсә дә, аларны бездән артык күрәдер. Тәхкыйк атабыз безнең хакта ачык ялгышадыр".

Агалары җыелып сөйләштеләр вә бәгъзеләре әйтте:"Йусуфны үтерегез, яки билгесез бер урынга илтеп ташлагыз, аннары атагызның йөзе сезгә генә калыр, башкача һич карамас, шуннан соң тәүбә итеп, яхшы кешеләрдән булырсыз".

Араларыннан берсе әйтте:"Йусуфны үтермәгез! Аны кое төбенә салыгыз! Бәгъзе мосафирлар аны табып алырлар вә ерак җиргә алып китәрләр, үзегез дә тынарсыз, әгәр шул эшне кылыр булсагыз, шуннан да яхшысы булмас". Бу киңәшкә бар да риза булып, Йусуфны сорарга аталары янына килделәр.

Әйттеләр:"Ий атабыз, Йусуф хакында ни өчен безгә ышанмыйсың? Без аңа фәкать яхшылык телибез.

Йусуфны иртәгә безнең белән сәхрәгә җибәр, төрле җимешләр ашап, уйнап йөрер, без аны, әлбәттә, сакларбыз аңа бер зарар да ирешмәс".

Аталары әйтте:"Йусуфны алып китүегез мине кайгы вә хәсрәткә төшерә, мин аңардан башка сабыр итә алмыйм, аннары аны бүре ашаудан да куркамын вә сез Йусуфтан гафил йөрерсез".

Әйттеләр:"Әгәр без шул хәтле күп була торып аны бүре ашаса, ул вакытта без, әлбәттә, хәсрәттә булырбыз, Йусуфны бүредән ашатмак безгә зур кимчелек булыр".

Кайчан Йусуфны алып киттеләр, аны кое төбенә салырга итфак кылдылар һәм күлмәген салдырып, үзен кое төбенә төшерделәр, күлмәген сорагач:"Унбер йолдыз, ай вә кояш бирсенләр" – дип көлделәр, Без Йусуфка вәхий кылдык:"Бу җәфалардан, әлбәттә, бер көнне котылырсың да сиңа кылган явызлыкларын үзләренә сөйләрсең", – дип, ләкин алар Йусуфка вәхий кылганыбызны сизмиләр.

Вә шул көнне кич белән елашып аталарына килделәр.

Әйттеләр:"Ий атабыз, без Йусуфны әйберләребез янында калдырып, үзебез йөгерү ярышына киткән идек, без әйләнеп килгәнче Йусуфны бүре ашаган, ий атабыз син безгә ышанмыйсың, гәрчә без дөрес сөйләсәк тә".

Йусуфның күлмәген ялган канга буяп аталарына китереп бирделәр. Аталары әйтте:"Юк Йусуфны бүре ашамагандыр, бәлки нәфесегез бер хәйләне сезгә яхшы итеп күрсәткәндер дә сез аны кылгансыз, инде миңа күркәм сабырлык кирәк! Сезнең хәйләгезгә каршы Аллаһудан ярдәм сорыймын".

Йусуфны салган коега якын җиргә кәрван килде, су ташучыларын коега су алырга җибәрделәр, сучы чиләген коега төшерде вә Йусуф, чиләккә ябышып, коедан чыкты, су ташучы юлдашларына әйтте: гаҗәп бер матур угылдыр, нинди сөенеч безгә. Бу бала сатлык мал, үзебез сатарбыз дип сөйләштеләр, ягъни коедан табылганлыгын бөтен кәрванга әйтмичә:"Кое янындагы кешеләр Мысырга алып барып сатар өчен бирделәр", – диделәр, аларның кылган эшләрен Аллаһ белүче.

Шул вакыт Йусуфның агалары килде һәм Йусуфны аз акчага кәрван кешеләренә саттылар, Йусуфны сатканда да күңелләре һаман йомшармады, аны кызганмадылар, бәлки сатып алучыларга төрлечә яманлап сөйләделәр. Кәрванчылар Йусуфны Мысырга алып барып саттылар. Йусуфны Мысыр патшасының беренче вәзире Ґәзиз күп акчага сатып алды.