Showing 1-20 of 43 items.

Әлиф ләм мим ра. Ошбу – аятьләр Аллаһудан иңгән Коръән Кәрим аятьләредер. Вә Раббыңнан сиңа иңдерелгән китап, әлбәттә хак, ләкин кешеләрнең күбрәге иман китермиләр.

Үзегез дә күрәсез, бер нинди терәксез күкләрне күтәрүче зат Аллаһ, соңра ґәрешкә касд кылды һәм кояш вә айны үзенә буйсындырды, Аллаһ билгеләгән вакыткача йөрерләр. Барча эш белән үзе җитәкчелек итәр, вә һәр дәлилне Коръән белән бәян кылыр, шаять, ахирәттә Раббыгыз хозурына барып басачагыгызга ышанырсыз!

Ул – Аллаһ яратты җирне вә анда зур таулар һәм дәрьяләрне бар итте һәм дә һәр җимешләрдән ике төрлене яратты. Кич караңгылыгы белән көннең яктылыгын каплар, юк итәр. Күрсәтелгән бу нәрсәләрдә, әлбәттә, фикер ияләренә галәмәтләр бар.

Җир шары төрле кисәкләрдән тора, мәсәлән: бер өлеше су, бер өлеше игенлек, бер өлеше тау – урманлык вә бер өлеше комлык-сазлык, Аллаһ шулай төзегән вә җимеш бакчалары, игенләр, икешәрләп вә ялгыз үскән хөрмә агачлары – барчасы бер су белән сугарылалар, ашауда тәме белән берсен икенчесеннән артык кылырбыз. Гакылларын эшләткән кешеләр өчен бу нәрсәләрне яратуда Аллаһуның берлегенә, әлбәттә, дәлилләр бар.

Әгәр син аларның кыямәт көненә ышанмауларына гаҗәпләнсәң, бигрәк тә аларның:"Без череп туфрак булганнан соң яңадан терелербезме? Әлбәттә, терелмибез!" – дигән сүзләре гаҗәп. Алар үзләренең Раббыларына ышанмаучы кешеләр вә алар ахирәттә муенларында богаулар булачак кешеләрдер һәм алар җәһәннәм утында яначак кешеләрдер, алар җәһәннәм утында мәңге калырлар.

Ул ахмаклар яхшылыктан элек явызлыкны ашыктыралар, ягъни тәүбә истигъфарга ашыгыр урынына вәгъдә кылган ґәзабыңны тизрәк китер, дип, үзләренә ґәзабны ашыктыралар, тәхкыйк болар кеби кәферләргә Безнең ґәзабларыбыз булып үтте, гыйбрәтләнеп тәүбә итүләре кирәк иде, тәхкыйк синең Раббың золым вә гөнаһ бәрабәренә камил ярлыкаучы булдыгыннан тәүбә итеп, төзәтүчеләрне гафу ит, вә шуның белән бергә синең Раббың, әлбәттә, кәферләрдән каты ґәзаб белән үч алучы.

Коръәнгә ышанмаган кәферләр әйттеләр:"Коръәннән башка Мухәммәднең пәйгамбәрлеген дөресләүче Раббысыннан бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", – дип. Син фәкать аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы гына. Каумларнең һәрберсе өчен туры юлга күндерүче пәйгамбәрләре булды. Пәйгамбәрләрдән соң ислам динен яхшы белүче галимләр бар.

Балага йөкле булган һәр хатынның йөкләгән йөген Аллаһ белә, дәхи хатынлар карыны балага кимчелек китерсә, яки камиллек бирсә – барчасын белә. Аллаһ хозурында һәрнәрсә үлчәү беләндер.

Ул – Аллаһ яшерен вә әшкарәне белүче вә Аңа гакыл фикерләр ирешмәктән бик югары һәм мәхлукка ошаудан бик тә пакь.

Сездән берәү кирәк – сүзен кычкырып сөйләсен, кирәк – яшерен сөйләсен, Аның өчен бертигездер, вә берәү кич караңгыда яшереп эш кылсын, кирәк – көндез күрсәтеп эш кылсын – Аллаһ һәммәсен бертигез белә.

Вә һәр кешенең алдыннан вә артыннан Аллаһ әмере белән язып баручы фәрештәләр бар, һәм алар кешеләрне сакларлар. Тәхкыйк Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы, ягъни Коръән белән гамәл кылып, аның шөкерен үтәгән каумнән Аллаһ һидәятне алмас һәм дөнья нигъмәтләренең шөкерен үтәгән каумнән дөнья нигъмәтләрен алмас, шулай ук үзләре тырышып вә көрәшеп Аллаһ юлына кермәгән каумне Аллаһ көчләп дингә кертмәс, аларга һидәят һәм җәннәт бирмәс. Вә әгәр бер каумгә зарар бирүне теләсә Аллаһ, ул зарарны китәрүче юк, вә аларга Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа булмас.

Ул – Аллаһ сезне куркытып һәм яңгыр өмет иттереп яшенне күрсәтер вә яңгыр суы белән авырайган болытларны бар кылыр.

Аллаһуга хәмед әйтү белән күк күкрәү тәсбих әйтер, дәхи фәрештәләр Аллаһудан куркып, тәсбих әйтерләр вә яшенне җибәрер, аны үзе теләгән кешегә тидерер, ул кәферләр Аллаһ хакында бәхәсләшкән вакытларында, вә Аның ґәзабы катыдыр.

Аллаһу тәгаләнең дәгъвәте хак, ягъни Аның файдалы дигәне хак файдалыдыр вә Аның зарарлы дигәне хак зарарлыдыр. Аллаһудан башка сынымларга табынучыларның, һичбер сорауларына җавап бирә алмыйлар, сынымлардан ярдәм көтүчеләрнең мисалы: авызыма су килеп керсен, дип, суга таба кулын сузып торган кеше кеби ки, күпме генә суга карап кул сузып торсалар да, су авызларына килеп керәчәге юк. Ул ахмаклар җансыз сынымларга кул сузып, алардан нәрсәдер көтәләр. Кәферләрнең догалары адашудан башка нәрсә түгел.

Җирдә вә күкләрдә булган барча мәхлуклар кайберләре ихтыярын вә кайберләре ихтыярсыз Аллаһуга сәҗдә кылырлар вә иртәләрдә вә кичләрдә үзләре сәҗдә кылганда күләгәләре дә сәҗдә кылыр.

Әйт: җир вә күкләрнең тәрбиячесе кем? Әлбәттә, Аллаһ, диген! Әйт: әйә үзләренә дә файда яки зарар итә алмаган сынымларны ничек үзегезгә ярдәмче итә аласыз? Ул сынымларны утка салсак яна, суга салсак бата яки ага, алтын көмештән ясаган булса, караклар урлап китә. Ґәҗәбә! Кеше кулындагы шул чуп Илаһә була аламы? Бу эш фәкать диваналык вә сукырлык. Инде әйт: Гыйбрәтләрне вә хакыйкатьне күрүче кеше белән һичнәрсә күрмәүче кеше бертигез булырмы? Яки караңгылык белән яктылык бертигез булырмы? Ягъни күрүче – хак мөэминдер, Күрмәүче – имансыздыр вә караңгылык – динсезлектер, яктылык – хак диндер. Яки аларның Аллаһ халык кылган нәрсәләргә охшатып халык кылучы сынымлары бармы? Әгәр булса, әлбәттә, Аллаһ халык кылган нәрсәләрне сынымлар, халык кылган нәрсәдән аера алмаслар иде. Бит Аллаһудан башка халык кылучы зат һич юк. Шулай булгач, алар мәхлукне ничек Аллаһуга тиң кыла алалар? Әйт: һәрнәрсәне халык кылучы фәкать Аллаһудыр вә Ул – Аллаһ бер генә вә көчледер.

Ул – Аллаһ күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микдаренчә агар булды, кечкенә булса да, зур булса да елгадагы ташу суы өстенә чыккан күбекне күтәреп агар, дәхи зиннәт өчен вә яки башка кирәк нәрсә өчен утта эретелгән алтын вә көмеш кебек төрле нәрсәләрнең дә күбеге була. Әнә шулай хак белән батылга Аллаһ мисал китерә. Ягъни эретелгән нәрсәләрнең асылы һәм су Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре батыл диннең мисалыдыр. Әмма күбекләр кибеп яраксызга чыгарлар вә эретелгән нәрсәләрнең асылы җирдә кешеләр файдасына калыр. Әнә шулай Аллаһ кешеләр өчен мисаллар китерә.

Аллаһу тәгаләнең Коръән белән гамәл кылырга чакыруын кабул итеп, аның белән гамәл кылган кешеләргә ахирәттә күркәм җәннәтләр булыр. Вә әмма Аллаһуның"Коръән белән гамәл кылыгыз" дигән әмерен кабул итмәгән һәм аның белән гамәл кылмаган кешеләр, әгәр бөтен җир байлыгы хәтле ике өлеш байлыклары булса, шул байлыкларын биреп, ахирәттә үзләрен Аллаһ ґәзабыннан коткара алмас иделәр, аларга ахирәттә бик каты, бик яман хөкем булыр, вә аларның урынлары җәһәннәм – ни кабәхәт урын.

Әйә берәү белсә Раббыңнан иңдерелгән Коръәннең хак кәйлеген һәм аның хөкемләрен, бу кеше һичнәрсә күрмәүче сукыр белән бертигез булырмы? Коръәннең мәгънәсен аңлап вәгазьләнер фәкать саф гакыллы кешеләр генә.

Ул гакыллы кешеләр Аллаһуга биргән ґәһедләрен саклап Коръән белән гамәл кылырлар вә ґәһедләрен һич бозмаслар.