Showing 1-20 of 200 items.

Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ белә.

Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аңа итагать итмәк, коллык күрсәтмәк ляземдыр. Ул һәрвакыт тере, галәмнәр хәлен күзәтеп, белеп тора.

Тәүратны һәм Инҗилне Аллаһ китабы дип дөресләгәне хәлдә Аллаһ сиңа хаклык белән Коръәнне иңдерде, вә Коръәннән элек Тәүратны һәм Инҗилне.

Кешеләргә хидәят, вә хак белән батыл арасын аерыр өчен Коръәнне иңдерде. Аллаһуның аятьләрен инкяр итүче кәферләргә ахирәттә, әлбәттә, каты ґәзаб булыр. Аллаһ кәферләрдән үч алуда кодрәт иясе.

Аллаһуга, әлбәттә, җирдә һәм күкләрдә һичнәрсә яшерен түгел.

Аллаһ сезне аналарыгыз карынында үзе теләгәнчә сурәтләр. Барча вөҗүдкә хуҗа һәм бөтен мәхлукка мәгъбуд булырдай Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул кодрәт иясе һәм көчле хәким.

Ий Мухәммәд ґәләйһис-сәләм! Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре хактан батылга авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кәфер булуны өстәп, яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп, һәм нәфесләренә моафыйк мәгънәләр бирмәкне теләп, тәэвил ясарлар. Бу мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ үзе генә белер. Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр:"Коръәннең һәр сүзенә ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһуга тапшырабыз", – диләр. Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил гакыллы кешеләр генә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар.

Алар:"Ий Раббыбыз безне туры юлга күндергәнеңнән соң күңелләребезне дөреслектән ялган якка авыштырма һәм шәфкать кылып, безгә рәхмәтеңне бир! Әлбәттә, Син сорап та, сорамыйча да бирүчесең", – диләр.

Ий Раббыбыз, шиксез булачак кыямәт көнендә барча кешеләрне хисап өчен бер урынга җыячаксың. Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмый.

Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне, маллары һәм балалары Аллаһ ґәзабыннан коткармас, алар җәһәннәм утында булачаклар.

Аларның мисалы: Тәүратны инкяр итүче Фиргаун кавеме кеби, һәм Фиргаун кавеменнән әүвәлге инкяр итүче кебиләр. Аларны Аллаһ ґәзаб белән тотты, Аллаһ, үзенә баш имәгән кешеләрдән каты ґәзаб белән үч алучы.

Кәферләргә әйт:"Тиздән җиңелерсез, капланырсыз, аннары кубарылып җәһәннәмгә сөрелерсез. Нинди яман кайтачак урын ул җәһәннәм".

Ий кешеләр! Шиксез, сезгә бәдер сугышында галәмәт бардыр ике гаскәрнең бергә юлышкан вакытында. Ул гаскәрләрнең берсе Аллаһ юлыңда сугышучы мөэминнәр, икенчесе – Аллаһуга каршы сугышучы кәферләр иде, кәферләр мөэминнәрне үзләренә караганда ике өлеш күбрәк итеп күрделәр. Әмма дөреслектә мөэминнәр өч йөз булып, кәферләр бер мең иделәр. Аллаһ теләгән бәндәсен үзенең ярдәме белән куәтләр. Бәдер сугышында аз санда булган мөэминнәрнең күп санда булган кәферләрне җиңүләрендә күңел күзләре сукыр булмаган кешеләр өчен зур гыйбрәт бар.

Сынар өчен күңел сөйгән нәрсәләрдән: хатыннар, балалар, сыер, кәҗә кеби дүрт аяклы хайваннар, җыйган алтын, көмешләр һәм зиннәтләнгән йөгерек атлар һәм иген кеби нәрсәләр Аллаһудан кешеләргә сөекле ителде. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, ләкин барчасы бетәчәк, алар аз нәрсәләрдер, аларны һәм дөньяны калдырып, Аллаһуга кайтырсыз. Әгәр Коръән белән гамәл кылып, хәзерләнеп барсагыз, иң яхшы урын Аллаһу хозурында.

Сез сөйгән нәрсәләрдән артыграк яхшы нәрсә белән сезгә хәбәр биримме? Дөреслектә, Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә Раббылары хозурында җәннәтләр хәзерләнгән, асларыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар, алар өчен анда пакь хатыннар булыр һәм аларга Аллаһуның ризалыгы булыр. Аллаһ үзенең бәндәләрен һәм аларның барча хәлләрен белүче.

Җәннәтләргә кертеләчәк мөэминнәр әйтәләр:"Ий Раббыбыз, без, әлбәттә, Сиңа һәм рәсүлеңә иман китердек. Безләрне ярлыка, гөнаһларыбызны гафу ит һәм безне җәһәннәм утыннан сакла!"

Ул тәкъва мөэминнәр: Аллаһ юлында чыдамлылар, Аллаһуга вә Рәсүлгә итагать итүчеләр, мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына садака бирүчеләр, вә сәхәрләрдә намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сораучылар.

Аллаһ үзе вә фәрештәләр һәм хакыйкый чын галимнәр:"Кол булырга яраклы Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә", – дип дөреслек белән һәм көчле исбатлау белән шәһадәт бирәләр. Юк һичбер Илаһә, мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә. Ул барча эштә җиңүче, хикмәт белән эш кылучы.

Шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин. Кешеләрнең ислам динен үзгәртеп бозулары Аллаһудан аларга китап иңмәгәннән вә расүл килмәгәннән түгел, бәлки китап иңдерелеп, расүл күндерелеп, ислам дине тулысынча ачык итеп аңлатылганнан соң инсафсыз галимнәр бер-берсенә хөседләнеп, дошманлашып Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар, ислам динен бозып бетерделәр. Берәү нәфесе теләгәнне яки бидеґәт гамәлләрне яклап, Аллаһ аятьләрен инкяр итсә, Аллаһ, андыйларга дөньяда адашуны, ахирәттә ґәзаб була чакны бик тиз тәкъдир итүче.

Әгәр явыз кешеләр хакны инкяр итеп, батылны яклап синең белән һаман бәхәсләшсәләр, син аларга әйт:"Үземне һәм миңа ияргән мөэминнәрне Аллаһуга тапшырдым, без Аңа буйсындык". Янә әйт:"Ий сез китабий кәферләр һәм укый-яза белмәгән кешеләр, Аллаһуга иман китереп, ислам динен кабул итеп мөселман булдыгызмы?" Әгәр исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылсалар, шиксез, туры юлга күнелделәр. Әмма баш тартсалар, туры юлны тапмаслар. Синең бурычың: Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генәдер. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең эшләрен күрүче.