Showing 1-20 of 75 items.

Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәрби-табыш малы хакында сорыйлар. (Бәдер сугышында мөселманнар җиңеп, кәферләр кача башлагач, мөселманнардан бер таифә кәферләрне куа китте, бер таифә расүл г-мне саклап калды, бер таифә табыш алу белән мәшгуль булды. Соңра бар да бер урынга җыелгач, мал хакында низаглаштылар. Бу аять шул хакта инде). Әйт:"Табыш малы Аллаһуга вә рәсүлгәдер, ягъни кайда кую алар ихтиярында". Мал хакында низагълашудан Аллаһудан куркыгыз вә арагызны төзәтегез һәм Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Әгәр хак мөэмин булсагыз.

Хак мөэминнәр әнә шулардыр: кайчан Аллаһ зекер ителсә, күңелләре йомшарып, Аллаһудан куркырлар вә һәркайчан аларга Аллаһуның аятьләре укылса, ул аятьләр аларның иманнарын арттырыр һәм алар һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл кылырлар.

Ул – мөэминнәр, намазларын вакытында торгызырлар вә Без биргән малдан мохтаҗларга садака бирерләр.

Алар хак мөэминнәр. Аларга Раббылары хозурында дәрәҗәләр вә ярлыкамак һәм җәннәт нигъмәтләре бардыр.

Расүл г-м табыш малын бүлеп биргәч, бәгъзе мөселманнар риза булмадылар. Синең мал бүлүеңне мәкрүһ күрүләре Раббың сине бәдер сугышына чыгаруны мәкрүһ күрүләре кебидер. Тәхкыйк мөэминнәрдән бер җәмәгать сугышка чыгуны мәкрүһ күрделәр.

Хак булган эштә синең белән низаглашалар, аларга мәсьәлә ачыкланганнан соң аларның сугышны мәкрүһ күрүләре – гүя аларны туп-туры күренеп торган үлемгә алып баралар.

Хәтерләгез, Аллаһ сезгә ике таифәнең берсен вәгъдә кылганыны, ягъни берсе кораллы таифә вә берсе коралсыз кәрван Таифәседер. Сез коралсыз булган кәрван Таифәсенең сезгә булуын телисез. Аллаһ үзенең аятьләре белән хак исламны ачмакны вә исламның өскә чыгуын тели, дәхи сезнең кораллы кәферләрне җиңүегез белән аларны бетерергә тели.

Хакның-хаклыгын ачыклар өчен вә ялганның-ялганлыгын ачыклар өчен кәферләргә каршы сугышны фарыз кылды, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.

Сугышка кергәндә, Раббыгыздан ярдәм сораган вакытыгызда Аллаһ догагызны кабул итте һәм әйтте:"Тәхкыйк мин сезгә алны-артны барып тоташучы мең фәрештә белән ярдәм итәчәкмен", – дип.

Аллаһу тәгаләнең ул фәрештәләрне иңдермәге мөэминнәргә бәшарәт өчендер һәм күңелләрегез карар тапсын өчен. Ягъни гайрәтләре вә батырлыклары артсын өчен. Ярдәм һичкайдан, һичкемнән юк, мәгәр Аллаһудан гынадыр. Шиксез Аллаһ кодрәт вә хикмәт иясе.

Сугыш сәфәрегездә Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә йокы салды, тынычланып йоклап куәт алдыгыз вә сезгә күктән яңгыр яудырыр пакьләнүегез өчен, юынып рәхәтләндегез вә ул яңгыр белән күңелегездән шайтан вәсвәсәсен китәрер өчен, чөнки шайтан:"Үзегез Аллаһуның сөекле бәндәсебез дип әйтәсез, хәлбуки үзегез сулы урында да була алмадыгыз", – дип вәсвәсә кылган иде. Яңгыр яугач мөселманнар суга туендылар да шайтанның вәсвәсәсе юк булды. Дәхи ул яңгыр белән үзенең сезгә ярдәм бирәчәгенә ышануыгызны күңелләрегездә мәхкәм кылыр өчен, вә яңгыр белән аякларыгызны комлы җиргә куәтле кылыр өчен. Чөнки комлы җир, яңгыр яуса, такталанып ката.

Раббың фәрештәләргә вәхий кылганда әйтер:"Тәхкыйк мин мөэминнәрне сезнең белән куәтләрмен, мөэминнәрне мәхкәмлеккә беркетегез, җиңәчәкләрен белсеннәр. Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырмын, ий мөэминнәр! Сугышта кәферләрнең муенына һәм һәр буыннарына сугыгыз!"

Бу җәза аларга Аллаһуга вә Аның рәсүленә каты каршылык күрсәткәннәре өчендер. Бер мән Аллаһуга вә Аның рәсүленә каршылык кылса, әлбәттә, Аллаһ үч алуда каты ґәзаблыдыр.

Ий мөшрикләр, үтерелмәк сезгә җәзадыр, ул ґәзабны татыгыз! Ул гына түгел, ахирәттә мөшрикләргә ут ґәзабе булачак.

Ий мөэминнәр! Әгәр кәферләргә юлыксагыз, алардан куркып артка таба качмагыз!

Кем дә булса ул көндә кәферләрдән куркып артка таба качса, качкан вакытында кире әйләнеп сугышка катнашу нияте булмаса, яки башка мөселманнар гаскәренә кушылып сугышу нияте булмаса, тәхкыйк ул кеше үзенә Аллаһуның ачуын лязем итте вә аның урыны җәһәннәм, нинди яман урындыр. (Бәдер сугышы башланганда Мухәммәд г-м, мөшрикләргә каршы бер уч туфрак атты, шуның белән мөшрикләрнең күрүләре вә гайрәтләре зәгыйфьләнде. Мөселманнар гайрәт белән сугышып җитмеш мөшрикне үтерделәр, җитмешне әсиргә алдылар. Мин фәлән хәтле үтердем, мин фәлән хәтле әсиргә алдым дип мактанып кайткан чакларында Аллаһу тәгалә әйтте:

"Аларны сез үтермәдегез, ләкин Аллаһ үтерде, туфрак аткан чакта син атмадың, ләкин Аллаһ атты". Аллаһуның туфрак атмак изгелеге вә ярдәме белән мөселманнарны сынамак өчен булды, бит Аллаһ сезнең догагызны ишетүче вә ничек эшләргә икәнне белүче.

Аллаһуның сезгә ярдәме кәферләргә һәлакәттер! Әлбәттә, Аллаһ кәферләрнең хәйлә-мәкерләрен җимерүче.

Ий мөшрикләр!"Я Аллаһ кайсы таифә сиңа сөекле булса, шул таифәгә ярдәм бир", – дип соравыгызга мөселманнарның сезне җиңүе җавап булды. Әгәр пәйгамбәргә каршы сугышудан туктасагыз, үзегезгә хәерледер. Әгәр кайтып сугышсагыз – без дә сугышабыз. Җәмәгатегез ни чаклы күп булса да сезгә һич файда бирмәс, чөнки Аллаһ мөэминнәр беләндер.

Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә Аллаһ әмерләреннән баш тартмагыз – качмагыз! Чөнки Аллаһ хөкемнәрен ишетеп торасыз.