Showing 1-20 of 112 items.

Кешеләргә Аллаһу хозурында булачак хисаб көннәре якынлашты, ләкин алар ул хисабтан гафләттәләр, хисабны уйлаудан яки Коръән белән гамәл кыйлып Аллаһуга җавап бирергә хәзерләнүдән, баш тартмакталар.

Алар Раббыларыннан азлап-азлап иңә торган Коръән аятьләрен ишетерләр, мәгәр ишетсәләр дә уен-көлке юлы белән генә ишетерләр.

Аятьләрнең мәгънәләрен уйлаудан күңелләре гафил булган хәлдә, залимнәр яшерен киңәшләштеләр һәм әйттеләр:"Мухәммәд г-м сезнең кеби бер ир генә, әйә сез аның сихеренә иярәсезме вә сез аның сихырын күреп торасыз".

Мухәммәд г-м әйтте:"Минем Раббым җирдә вә күкләрдә булган сүзләрне белер, Ул сезнең сүзегезне ишетүче вә хәлегезне белүче".

Кәферләр әйттеләр:"Ул Коръән Мухәммәднең төшендә саташып күргән нәрсәседер, бәлки ул Коръәнне үзеннән чыгарды да Аллаһудан дип ифтира кыйла, яки Мухәммәд шагыйрь булып Коръән дә аның шигыредер! Ул безгә пәйгамбәрлегенә могҗиза китерсен, әүвәлге пәйгамбәрләр китергән кеби".

Бу кәферләрдән элек һичбер шәһәр кешеләре иман китермәделәр, Без аларны һәлак иттек, әйә хәзерге кәферләр иман китерерләрме?

Ий Мухәммәд г-м, синнән элек тә пәйгамбәр итеп ирләрне генә җибәрдек, аларга аятьләребезне вәхий итәдер идек, белгән кешеләрдән сорагыз, әгәр белмәсәгез!

Әүвәлге пәйгамбәрләрне дә ашамый торган тәнле кылмадык һәм дөньяда мәңге кала торган да булмадылар.

Соңра аларга биргән вәгъдәбезне дөрес үтәдек, вә ул пәйгамбәрләрне һәм үзебез теләгән мөэминнәрне коткардык, чиктән үтүче мөшрикләрне һәлак иттек.

Тәхкыйк Без сезгә, ий кешеләр, Коръән иңдердек, зекерегез, вәгазегез, иманыгыз һәм динегез шул Коръәндәдер – әллә аңламыйсызмы? Аңлаган булсагыз кабул итәр идегез.

Күпме шәһәрне һәлак иттек, кешеләре имансыз залим иделәр, алар урынына икенче кешеләрне урынлаштырдык.

Ул залимнәр Безнең ґәзабны күргәч, шәһәрләреннән ашыгып качарлар.

Фәрештәләр әйтте:"Качмагыз, кайтыгыз бирелгән нигъмәтләрегезгә вә тора торган өйләрегезгә, әлбәттә, барча эшләрегездән соралмыш булсагыз."

Ґәзаб тоткач әйтерләр:"Вәй безгә үкенеч вә һәлаклек, чөнки без залимнәр булдык.

Алар һәлак булдык дип әйтүдән һич туктамаслар хәтта Без аларны үрелеп оешкан иген кеби кылганыбызгача янып сүнгән күмер кеби үлгәннәре хәлдә.

Без җир вә күкне һәм араларында булган нәрсәләрне, уйнап бушка гына төземәдек.

Әгәр бушка уйнап төзүне дөрес дип тапсак, әлбәттә, үзебездән уен итеп төзегән булыр идек, ләкин уйнап эшләмибез.

Бәлки дөреслекне ялганнан өстен кылырбыз, дөреслек ялганны бетерер шул вакытта күрерсең, дөреслек янында ялган булмас, Аллаһуга ялганны ифтира кылганыгыз өчен сезгә – каты ґәзаб булыр.

Җирдә вә күкләрдә булган затлар Аллаһ мәхлукларыдыр, дәхи Аның хозурында булган фәрештәләр, Аллаһуга гыйбадәт кылудан тәкәбберләнмәсләр һәм ялыкмаслар.

Кичә вә көндез Аллаһуны мактап тәсбих әйтерләр, алар һич тә арымаслар.