Showing 1-20 of 165 items.

Чын мактау – җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуга хас, янә ул караңгылыкны һәм яктылыкны бар кылды. (Ике төрле яктылыкны бар кылды: берсе табигать яктылыгы – кояш, ут кеби. Икенчесе: гакыл, фикер яктылыгы – Коръән, сөннәт яктылыгы кеби. Вә ике төрле караңгылыкны бар кылды: берсе табигать караңгылыгы: кояшсызлык, утсызлык кеби. Икенчесе гакыл, фикер караңгылыгы – имансызлык, динсезлек кеби.) Бу хәлдән соң кәферләр, Коръән яктылыгыннан качып, имансызлык караңгылыгына кереп, Аллаһудан башканы илаһә тотарлар.

Аллаһ беренче атагыз – Адәм г-мнең тәнен балчыктан халык кылды, соңра һәрберегезгә гомер билгеләде вә һәрберегезгә билгеләнгән әҗәл аның хозурында. Шуннан соң да сез Аллаһ эшләренә шик тотасыз.

Ул Аллаһ, җирдә вә күкләрдә эш кылучы, хөкем йөртүче Илаһә, сезнең ачык вә яшерен эшләрегезне һәм нәрсә кәсеп иткәнегезне дә белә.

Кәферләргә Раббының аятьләреннән бер аять килсә, ягъни бер могъҗиза яки Коръән аяте килсә, алар аны инкяр итәләр.

Аларга һәркайчан чын иманга, хак дингә өндәүче Коръән аятьләре килсә, алар аны – ялган диделәр. Коръәнне вә мөселманнарны мәсхәрә кылып көлүләренең җәзасы аларга тиздән килер.

Әллә күрмиләрме? Алардан элек күпме кәферләрне һәлак кылдык, җир өстендә сезне урнаштырмаган яхшы урынга аларны урынлаштырдык һәм күктән яңгырны да аларга кирәгенчә генә иңдердек, янә аларга бакчалары астыннан ага торган елгалар кылдык, алай да иман китермәделәр, аларны гөнаһлары өчен һәлак иттек, һәм алардан сон, урыннарына башка кешеләрне урынлаштырдык.

Әгәр кәферләр соравы буенча Коръән аятьләрен сиңа кәгазь битләренә яздырып иңдергән булсак, аны кәферләр куллары илә тотар иделәр, аннары, бу – сихердән башка нәрсә түгел, дип инкяр итәр иделәр.

Кәферләр әйттеләр:"Кәшки Мухәммәдкә фәрештә иңгән булсачы, аның хак пәйгамбәр икәнлеген безгә әйтер иде", – дип. Аллаһ әйтте:"Әгәр без аларга фәрештә иңдерсәк, әлбәттә, аларны һәлак итү белән эш тәмам булыр иде, фәрештә иңгәннән соң аларга һичнәрсә өчен вакыт бирелмәс".

Әгәр пәйгамбәрне фәрештәдән кылсак, әлбәттә, аны ир кыяфәтендә кылыр идек, алар кешеләр кигән киемне кияр иделәр.

Синнән әүвәлге пәйгамбәрләр дә шулай мәсхәрә кылындылар, аларга да мәсхәрә кылганнары хәтле мәсхәрә ителергә, хөкем итенделәр, җәзасын алырлар.

Әйт:"Җир өстендә йөрегез һәм яхшылап карагыз! Аллаһ вә расүлләр хакында ялган сөйләүчеләрнең хәле ничек тәмам булган?" – дип. (Мөшрикләр, Мухәммәд г-мне мәсхәрә кылып, төрлечә золым итеп тә кешеләрне исламга чакырудан туктата алмагач, патша итәбез, күп мал бирәбез, ташла бу эшеңне, диделәр). Аллаһу тәгалә аларга түбәндәге аять белән җавап бирде.

Әйт:"Җирдәге вә күктәге нәрсәләр кемнеке? Һичкемнеке түгел фәкать – Аллаһу тәгаләнеке", – дип. Аллаһ үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылуны үзенең өстенә йөкләде. Булачагында шикләнергә дә урыны юк – кыямәт көнендә, әлбәттә. Аллаһ һәммәгезне дә хөкем итәр өчен җыяр. Ахирәттә үзләрен мәңгелек хәсрәткә саласы кешеләр дөньяда чакларында Коръәнгә ышанмаслар, яки ышанып та гамәл кылмаслар.

Кич тә вә көндез дә Аллаһ тәрбиясе белән карар тапкан мәхлуклар һәммәсе Аллаһу тәгаләнеке. Вә ул ишетүче һәм белүче.

Әйт:"Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ярдәмче һәм Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ризыкланмый – аңа ризык кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче мөселманы булу белән һәм дә мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым", – диген!

Әйт:"Әгәр мин бидеґәтче-мөшрикләргә ияреп, тәрбиячем булган Аллаһу тәгаләнең хөкемнәренә хилафлык кылсам, әлбәттә, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын", – дип.

Хисаб көнендә берәүдән ґәзаб алынса – гафу ителсә, тәхкыйк ул кешегә Аллаһ рәхмәт кылды. Ул көндә ґәзабтан котылу – ачык өстенлек табу, югары дәрәҗәгә ирешүдер.

Әгәр Аллаһ, сиңа нинди булса да зарар ирештерсә, ул зарардан котылу өчен сиңа юл ачучы булмас, мәгәр Аллаһ үзе ачар, вә әгәр Аллаһ, сиңа хәерле эшне ирештерсә, әлбәттә, Аллаһ һәр эшкә кадир.

Вә ул Аллаһ, катлары өстеннән эш йөртүдә кадирдер, вә ул һәр эш өстеннән хөкем йөртүче һәм бөтен вөҗүдтән хәбәрдар.

Шәһадәт бирү гозереннән нинди шәһадәт олугърак – дип сора! Әлбәттә,"әшһәдү әллә иләһә илләл-лаһү" дип шәһадәт бирү, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шаһит булу, башка нәрсәләргә шаһит булудан олугьрак. Әмма Аллаһуның бөтен мәхлуклар хәленә шаһит булуы бөтен Шәһадәтләрдән олугърактыр. Әйт:"Аллаһ минем белән сезнең арада шаһит, вә миңа Аллаһудан Коръән вәхий ителде – сезне һәм һәрбер Коръән ирешкән каумне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгым өчен", – дип. (Курыккан кеше, Коръән белән гамәл кыла да, җәһәннәм утыннан котыла. Курыкмаган кеше Коръән белән гамәл кылмыйча җәһәннәмгә керә.) Ий метриклар! Аллаһ белән тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирәсезме? Әйт:"Мин Аллаһудан башка тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирмимен", – дип, янә әйт:"Әлбәттә, ул – тиңдәше, иптәше юк бер генә илаһәдер, әлбәттә, мин сез Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрдән бизгүчемен", – дип.

Китап бирелгән яһүд вә насара Мухәммәдне үз балаларын белгән кеби беләләр. Алар үзләрен хәсрәткә салдылар, инде иман китермәсләр.