Showing 1-20 of 73 items.

Ий пәйгамбәр, даим тәкъвалыкта бул, Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф булудан һәрвакыт саклан, вә кәферләргә һәм монафикъларга һичбер хәлдә итагать итмә, Аллаһ хакны вә ялганны, файданы вә зарарны белүче булды һәм әмер вә нәһидә хөкем йөртүче булды.

Раббыңнан сиңа вәхий ителгән Коръән хөкемнәренә ияр, тәхкыйк Аллаһ сезнең кыйлган гамәлләрегездән хәбәрдар булды.

Барча эштә Аллаһуга тәввәккәл ит, һәр эшеңдә сиңа вәкил булырга сиңа Аллаһ җитәр.

Аллаһ һичнинди ирнең күкрәк эчендә ике калеб халык итмәде, чөнки кайбер мөшрикләр минем ике калбем бар дип мактанырлар иде. Дәхи хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызның әгъзасына охшату белән ул хатыннарыгызны сезгә ана кылмады,"Хатынның гаурәт әгъзаларын ананың гаүрәт әгъзаларына охшату турында сүз бара. Мәсәлән: ир хатынына синең аркаң анамның, аркасына охшаган, яки синең корсагың анам корсагына, синең ботларың анамның ботларына охшаган дип әйтү яки охшату хәрамдер. Хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызныкына охшату белән генә хатыннарыгыз сезгә ана була алмыйдыр, охшатмагыз димәкдер". Вә дәхи угыллыкка алган асрау ир балаларны сезгә хакыйкый угыл кыйлмады, ягъни алар үз угылларыгыз кеби түгелләр, ий сез яһүд вә монафикълар, сезнең Мухәммәд г-м үзенең угълының хатынына өйләнде дип әйтүегез авызыгыздан чыккан буш сүздер. Мухәммәд г-м Харис угълы Зәедне асрауга алып тәрбияләде, соңра Зәеднең талак ителмеш хатыны Зәйнәпне никахлап алды. Шуның белән пәйгамбәрне яһүдләр вә монафикълар гаепләмәкче булдылар. Аллаһ хакны сөйләр һәм туры юлга да күндерер.

Тәрбияләр өчен үз гаиләгезгә алган ир балаларга аталарының исеме белән дәшегез, бу эш сезнең өчен Аллаһ хозурында гаделрәктер, әгәр аталарының исемнәрен белмәсәгез, ул балалар – диндә сезнең кардәшләрегездер, ул вакытта кардәшем дип дәшегез, вә алар якын дусларыгыздыр, хаталык белән ул балаларның аталары булмаган кешеләргә угыл ясап дәшсәгез гөнаһ юктыр, ләкин белеп аталары булмаган кешеләргә бала ясап дәшсәгез гөнаһ бардыр, бу хакта бу аять иңгәнче булган хаталыкларыгызны гафу итәр булды вә рәхимле дә булды.

Пәйгамбәр файда йөзеннән мөэминнәр өчен үзләреннән дә артыктыр, чөнки мөэминнәрнең нәфесләре бәгъзе вакыт гөнаһка боерганда, пәйгамбәр исә һәрвакыт файдага гына боерадыр, вә ул Мухәммәд г-мнең хатыннары, никахлары хәрам булуда мөэминнәрнең аналарыдыр. Мирас малын алуда чит мөэминнәрдән вә дин өчен күчеп килгән мөэминнәрдән, якын кардәш булган мөэминнәр берсенән-берсе артыграктыр Аллаһ китабында, ягъни мирас малы кардәш булмаган мөселманга бирелми, мәгәр якын кардәш булмаган мөселман дусларыгызга мирас малыннан васыять әйтсәгез дөрестер. Ошбу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ китабында язылмыштыр.

Без пәйгамбәрләрдән өммәтләрегезгә шәригать хөкемнәрене ирештерегез, аларны хак юлга Ислам диненә өндәгез дип ґәһед алдык, шулай ук синнән, Нух, Ибраһим, Муса вә Мәрьям угълы Гыйсадан ґәһед алдык, вә Без ул пәйгамбәрләрдән йөкләтелгән бурычларыгызны үтәүләре өчен каты антларын алдык.

Кыямәт көнендә Аллаһ пәйгамбәрләрнең өммәтләренә ирештергән эшләренең хаклыгыннан сорамак өчен, ягъни Аллаһ пәйгамбәрләрдән шәригать хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештердегезме дип сорар һәм өммәтләреннән кабул иттегезме дип сорар, кабул итмәүче кәферләргә Аллаһ рәнҗетүче ґәзаб хәзерләде.

Ий мөэминнәр, Аллаһуның сезгә ярдәм нигъмәтене хәтерләгез, Хандак сугышына сезнең өстегезгә ун мең мөшрикләр гаскәре килде, Без алар өстенә каты җил җибәрдек, ул җил аларны туңдырды, утларын сүндерде, күзләренә туфрак тутырды вә чатырларын җимерде, дәхи алар өстенә мең фәрештә җибәрдек, алар фәрештәләрне күрмиләр, фәкать тавышларын гына ишетәләр иде. Хандак казып мөшрикләргә каршы торуыгызны күрер булды. Ягъни Мәдинә әйләнәсенә тирән чокыр казып шәһәрне вә мөселманнарны сакладылар.

Мөшрикләрнең ярты гаскәре елганың өс ягыннан, икенче яртысы елганың ас ягыннан сезгә ашыгып йөгереп килделәр, шул вакытта мөселманнар мөшрикләрнең күплеген күреп һәр нәрсәне онытып мөшрикләргә шаккатып карап тордылар, вә калепләре бугазларына иреште, вә сез Аллаһуга төрле заннар кыйлдыгыз, монафикълар мөселманнар һәлак булалар дип зан иттеләр, әмма хак мөэминнәр Аллаһуның ярдәме безгә ирешер дип зан иттеләр.

Шул ваккытта мөэминнәр сыналдылар, вә алар каты тетрәү белән тетрәделәр.

Ул вакытта монафикълар вә күңелләрендә начар игътикад булган кешеләр әйттеләр:"Аллаһ вә Аның расүле безгә ярдәм булачак дип чын вәгъдә итмәделәр, мәгәр безне алдамак өчен ялган вәгъдә иттеләр" – дип.

Монафикълардан бер таифә әйтте:"Ий Мәдинә халкы, монда торырга сезгә урын юк, качып булса да өйләрегезгә кайтыгыз". Алардан бер җәмәгать Мухәммәд г-м янына килеп: өйләребезне саклаучы юк, безгә кайтырга рөхсәт бир, диделәр, вәхәлән ки өйләре сакланмыш иде, бит алар качарга гына юл карыйлар.

Мөшрикләр Мәдинәнең төрле тарафыннан кереп монафикъларны очратып, алардан безнең яклы булып мөселманнарга каршы сугышасызмы дип сорасалар, монафикълар уйлап та тормыйча -мөселманнарга каршы сугышабыз дип җавап бирәләр.

Тәхкыйк ул монафикълар Хандак сугышыннан элек пәйгамбәр васитасы илә мөшрикләргә каршы сугышырга һәм сугыштан качмаска Аллаһуга ґәһед бирделәр. Бит Аллаһуга биргән ґәһедтән кыямәт көнне, әлбәттә, сорау булыр.

Аларга әйт:"Сезгә качмак файда бирмәс, әгәр сез үлемнән яки үтерелүдән качсагыз да барыбер үләчәксез, файдалана алмассыз мәгәр аз гына файдаланып калырсыз.

Янә әйт:"Аллаһуның казасыннан сезне кем коткарыр әгәр ул сезгә бер зарарны теләсә, яки сезгә рәхмәт итәргә теләсә кем сезгә зарар ирештерә алыр, вә алар Аллаһудан башка файда итүчене дә, зарар ирештерүчене дә тапмаслар.

Аллаһ сугышта пәйгамбәргә ярдәм итүдән кешеләрне тыючы монафикъларны һәм пәйгамбәргә ияреп сугышка бармагыз, безнең янга килегез диючеләрне беләдер, пәйгамбәр хәтере өчен үләргә барасыңмы дип бер-берсен сугыштан тыйдылар, шуның өчен монафикълар сугышка бик аз баралар иде.

Алар сезгә ияреп барырлар фәкать сездән кызганып табыш малын алыр өчен, әгәр мөселманнарга кәферләрдән куркыныч килсә, аларны күрерсең сиңа карарлар, – күз алмалары әйләнер үлем исереклегендә һушы киткән кешенең күзе кеби, әгәр курку китсә, үткен тел белән сезне рәнҗетерләр, безнең ярдәм белән җиңдегез, безгә табыш -малын бирми калдырмагыз, диярләр, табыш малына артык комсыз булганнары хәлдә. Ошбу монафикълар хакыйкатьтә иман китермәделәр, Аллаһ аларның гамәлләрен сәвабсыз кылды, бу эш Аллаһуга бик җиңел булды.

Монафийкълар куркуларыннан кәферләр гаскәре җиңелмәгән вә китмәгәннәр дип уйладылар. Әгәр кәферләр гаскәре икенче мәртәбә килсә, монафикълар сугыш вакытында сезнең арагызда булмыйча сахрә гарәбләре арасында булуны телиләр һәм үткән-барган кешеләрдән мөселманнар җиңелмиме әле дип сезнең хәлегездән сорашып торуны телиләр. Әгәр алар сугыш вакытында сезнең арагызда булсалар, кәферләргә каршы сугышмаслар иде, мәгәр рыя белән генә аз гына сугышыр иделәр.